САЙЛАНЫШ и. Сайлау I (1 мәгъ.) һәм сайлану (1 мәгъ.) процессы, шуның нәтиҗәсе. Гомумән, табигый сайланыш законнарын онытып бетермичә, эш мөнәсәбәтләре билгеләнгәнчә, башкалар куйган чиннарга карап, шуңа табынып яшәү нинди ансат бит ул! А.Гыйләҗев. Әмма барысы да шулай очраклы гына икән, нигә соң генетик сайланыш дигән әйбер бар? Ватаным Татарстан |