САЙЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. сайлау I. Ул алга китә алмый җәфа чиккән колхозның председателе итеп сайланган иде. Н.Гыйматдинова. Аннан соң тагын ике тапкыр сайланып, бүгенгәчә республика белән идарә итә. Безнең гәҗит 2) Артык озак, бик җентекләп сайлау. Сөйләшүләр авыр бара, хуҗа сайлана, юри суза, чөнки йортны сатып алырга теләүче бүтәннәр дә табыла. Ә.Еники. Таңчулпан – ханның иң яраткан кызы икән, кызның кулын сорамаган егет калмаган, ә ул һаман сайлана икән. М.Хәбибуллин. Иң гаҗәбе: сайлана иң карт. Р.Зәйдулла Сайлана башлау Сайланырга тотыну. – Торырга җирең дә булмасын, тулай торакта бәхетле гаилә төзеп, рәхәтләндереп яшәү мөмкинме соң! – дип кырт киссә, инде бу яктан тормышын көйләп җибәргәч, артыгы белән сайлана башлады. Ф.Яхин Сайланып йөрү Гел, һәрвакыт сайлану. Ә үрдәкләр тирән елга кирәк дип сайланып йөрмиләр. Г.Галиева. Өйләнергә вакыт ахры, Сайланып йөрмәм юкка. Г.Хәйруллин Сайланып килү Күптәннән һәм даими рәвештә сайлану. Моңарчы ачык тавыш юлы белән сайланып килгән Бушбугазовка «әлтернәтивә», «яшерен тавыш» сүзләре ток тоткандай тәэсир итә иде.Ф.Дәүләтбаев Сайланып тору Һаман да сайлану. Шуңа сайланып торырга башына да килмәде. Г.Мирһади. Немец солдатлары шакыраеп каткан кыска кунычлы күн итекләреннән Мәскәү бусагасында карлар какканда, солдатның нинди икәнлегендә сайланып торырга вакыт калмаган иде инде. З.Зәйнуллин |