САЙЛАНДЫК и. 1. 1) Бериш әйберләр арасыннан яхшыракларын сайлап алганнан соң калган, түбәнрәк сыйфатлы нәрсә; калдык 2) сир. Ниндидер бериш әйберләр арасыннан сайлап алынган өстенрәк сыйфатлылары. Остаруы җитте кибетченең: яңа товар кайтса, нәчәлство хатыннарын чакырып бүлешәләр дә, сайландыктан калганнары авыл кешеләренә. Яңарыш 2. с. мәгъ. Башка ишләрен сайлап алып бетергәннән соң калган. Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, кызыл чөгендер, орлык суганы чәчәләр, кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык (чемчек) суган, сарымсак, иртә өлгерүче ак башлы кәбестә утырта башлыйлар. Өмет. Сайландык такталар |