САЙГАКЛЫК с. 1. Сайгак ясарга яраклы яки шуның өчен дип билгеләнгән (такта тур.). Сайгаклык агач сөйләшергә дип, Айсинә күрше авылда гына урнашкан урманчылык хуҗалыгына китте. Н.Көбәш

2. и. мәгъ. Сайгак материалы (такталар һ.б.). [Сәлим:] – Быел күпмедән түлиләр соң? – Сайгаклыклар өчен бишәр тиен, юкалары – өчәрдән. М.Галәү. Алган бурабыз тора, түбә калае, түшәмлек-сайгаклык – барысы да әзер, өй бетерәсебез бар. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә