САЙГАК II и. зоол. Куышмөгезлеләр семьялыгыннан куштояклы, кабарып торган борыны хортумны хәтерләткән күшәүче дала хайваны; антилопаның бер төре. Бу тирәдә, күрәсең, җәйраннар һәм сайгаклар бар иде. Н.Фәттах. Сайгаклар, ризык эзләп, бер даладан икенче далага күчеп йөриләр, ягъни күчмә тормыш алып баралар. Хайваннар дөньясы: имезүчеләр. Сайгак мөгезе |