САЙГАК I и. Идән, түшәмә итеп тезеп җәелгән такталар һәм шул такталарның берсе. Гәрәбәдәй сап-сары сайгакларга басарга кыймады булса кирәк. Г.Галиева. Бераздан, күз ияләшә төшкәч, күрделәр: идән сайгакларының яртысы юк, алар урынында караңгы баз авызы ыржаеп тора. Р.Батулла. Кыргычлап юып чыгарылган сайгаклар үзләренең табигый саргылт төсен кайтарырга азапланып яталар иде. Р.Зәйдулла

2) диал. Идән. Айгыр ябыла торган сарайның сайгак тактасын алыштырдык. Ф.Хөсни. Әнисе, эшкә киткәндә, Әбүзәргә мунча сайгагына бер такта ышкылап куярга кушып киткән иде. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә