САЙ I с. 1. 1) Тирән түгел (сулыклар, чокырлар, шулай ук савыт-саба, баш һәм аяк киемнәре һ.б. тур.). Сай күлләрдә каралышып беткән Каңгылдашып йөргән аккошлар. Х.Туфан. --- күлмәк изүләрен чишеп, пинжәкләрен, камзулларын җилбәгәй җибәреп, киез эшләпәле, кырпу сай бүрекле картлар төркем-төркем булып урам уртасыннан узалар. А.Гыйләҗев. Өстәл уртасындагы зур сай тәлинкәдәге бәрәңге, кишер өстенә ит турап өелгән, читендә суган боҗралары. М.Кәбиров 2) Аз яки кимчелекле (акыл, хәтер һ.б.ш. тур.). Күрәсең, аның уе сай, төпле түгел, акылы такыр, зиһен шөребе буш, хис-тойгысы коры. С.Поварисов. Ә бездә грамот сай, дөресен әйткәндә, юк бездә грамот, юк... А.Тимергалин 3) Тәҗрибәсез, белеме җитәрлек түгел. Мулла, политикадан сайрак булса да, Курманаев әфәнденең фәлсәфәсен бик тиз аңлады. И.Гази 4) Эчтәлеге, кыйммәте ягыннан әһәмияте зур булмаган. Чынлап та, күләмнәре белән бик кечкенәләр, мәгънә ягыннан да сайлар, кыскасы, шома гына язылган вак кына әдәби парчалар. Ә.Еники 2. и. мәгъ. 1) Тирән булмаган урын (суда). Тоз баржасы сайга утырган. И.Гази. Чәбәк-чәбәк-чәбәк, күрдек алтын чабак. Алтын чабак кайда? Тыпырчына сайда. Аны сайдан алдык, тирән суга салдык. Р.Харис. Җиде көнлек юлны болар ун тәүлектә үтәргә мәҗбүр булалар, чөнки «Пионер» сайга утыра. Р.Батулла 2) диал. Тугай, үзәнлек, болын култыгы. [Хатын-кызларга һәм бала-чагага урманның җиләкле урыннарын күрсәтеп йөрүче:] Аннан менә теге сайга төшегез. Мин арырак китеп тагын эзлим. М.Фәйзи 3. рәв. мәгъ. 1) Сабанны тиешенчә тирәнгә кертмичә (сөрү тур.). Сай сөрәләр кайбер сабаннар. М.Җәлил 2) Тиешле дәрәҗәдә түгел, өстән-өстән генә (фикер йөртү тур.). Синеңчә, сайрак уйлаганда, шулай да бит... Г.Бәширов ◊ Сайдан йөзү к. сай йөзү. Ул сайдан йөзә, әкрен кыймылдый. Ә.Камал. Сай йөзү Берәр өлкәдә бик аз белем белән эшләү яки бик өстән генә фикер йөртү. Хатын-кызның сай йөзүеннән көлеп, секретарь иңбашларын сикертеп куйды. Г.Бәширов. Галимҗан Алмабикәнең фикер кылын тартып карады. Кылы буш түгел болай. Әдәбият, сәнгать ярата. Дөрес, бу өлкәдә әле сай йөзә. С.Поварисов. Сай сөрү к. сай йөзү. [Әхәт:] Кеше үзе турында берни дә яшермичә кайда сөйли ала? Я, я! [Идрис:] Юлда сөйли, ерак юлда, вагонда. --- – Сай сөрәсең, – диде Әхәт башын селкеп. – Сай! А.Гыйләҗев |