СА’З ЧЫПЧЫГЫ и. зоол. Солы чыпчыклары семьялыгыннан йорт чыпчыгына охшаган сайрар кош; русчасы: камышовая (тростниковая) овсянка. Әле яңарак кына күкәйдән чыккан, сары томшыклы, чыршы күркәсе кадәрле генә саз чыпчыгыннан алып, корыган агач ботагында: «Килделәр дә киттеләр, килмәгән тик булдылар», – дип, үзе яшәгән чорда дөньяга килеп киткән җан ияләре турында уйланып утыручы, гомеренең инде, мөгаен, өченче йөзен ваклаган карт козгынга кадәр яши Каратамак атавында. Ф.Шәфигуллин |