САЗЛЫКЛАНУ ф. Сазлыкка әйләнү, сазлану. Авылга кереп, бер-ике тыкрык үткәч, алар кечкенә инеш агып сазлыкланган урам аша авыл артындагы урманга юл тоттылар. Д.Каюмова

Сазлыклана бару Торган саен ныграк сазлыклану

Сазлыклана башлау Сазлыкланырга тотыну; сазлануга таба бару. Ярыйсы гына киң тоелган юл да тарая, сазлыклана башлады, һәм... мотоцикл да сүнде. Ф.Баттал

Сазлыкланып бетү Тәмам сазлыклану

Сазлыкланып китү Соңгы вакытта сазлыклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә