САЗЛЫК и. 1. 1) Сазлы җир. Сазлык өсте куе камыш урманы белән капланган. Н.Фәттах. Төньяк Америка сазлыкларында чебен тәбесе дигән үсемлек очрый. А.Тимергалин. Ул [торна] мүк, мүк җиләге яисә тәбәнәк чыршы белән капланган урман сазлыгында яши. Кошлар

2) күч. Торгынлыкка төшкән яки артта калган, яңалыкка каршы булган даирә, тормыш һ.б.ш. Ир кеше өчен моның ике куркыныч ягы бар: беренчесе – үзеңне гайбәтче хатын-кызлар сазлыгына төшерү, икенчесе – ялагайлык кәсафәте. С.Поварисов. Сәясәт сазлыгына кереп батканнар алар. М.Хәбибуллин

2. с. мәгъ. Сазланган, сазлыкка әйләнгән; сазлы. Сазлык җирләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә