САЗЛЫ с. Сазланган, сазга әйләнгән. Алар анда, көтүлек өчен уңайсыз, сазлы, ташлы җирләрдә, дөге игеп, яшелчә үстереп, балык тотып көн күрәләр. Н.Фәттах. Лычтыр-лычтыр-лычтыр... Авыр итек сазлы юлны изә дә изә. К.Тимбикова