САЗЛАНУ ф. Сазга (1, 2 мәгъ.) әйләнү. Борма урамнар юлы сазланса да, Адәм йөремәслек булса да... Ударниклар һаман бертуктаусыз, Бертуктаусыз һаман эшлиләр. Ш.Маннур. Яр буйларындагы түбәнлекләр сазланган. Материклар һәм океаннар географиясе Сазлана бару Торган саен сазлану Сазланып бетү Тәмам сазлану Сазланып китү Соңгы вакытта яки билгеле моментта сазлану. Әнә бездән аста Кырлыганның Мендәрле Кул чишмәсе койган урыныннан киңәеп һәм сазланып киткән агымы, көзге кыйпылчыкларын хәтерләтеп, күзләрне чагылдыра-чагылдыра ялтырап ята... А.Хәлим Сазланып тору Гел, һәрвакыт сазланган булу. Ул такыр төбеннән бүген дә тоз чыгып ята, кайбер урыннары сазланып тора. Ч.Айтматов Сазланып яту Сазланган хәлдә булу. Мин атны бәрәңге бакчасының сазланып яткан урталыгында мүк кебек күпереп үскән кондырак үләнгә тышаулап җибәргән арада, ишегалды ягында аларның тавышлары тынды. А.Хәлим |