САЗЛАМЫК и. 1. к. сазлык (1 мәгъ.). Көз булса да, һавалар җылы торыр ахрысы, уң яктагы дачалар арасында бер ашъяулык кадәр генә калган сазламыкта бакалар кычкыра. А.Гыйләҗев. Кинәт кызның күңеле кузгалып, бәләкәй чаклары, тегермән буасы янындагы сазламыктан бака балалары алып кайткан чаклары исенә төште. Г.Ахунов. Юл да алай батып ятарлык сазламык түгел... Р.Зәйдулла 2. с. мәгъ. к. сазлык2. Сазламык юлдан шәһәргә колхозның кызыл обозы атлады. А.Алиш. – Бу урманнар, сазламык җирләргә болгарлар кайдан килеп утырганнар? – диде. Г.Гобәйдуллин |