САЗА’У I ф. Өйләнү яки кияүгә чыгу яшеннән узып китү. Мулла асравы килеп керде. Кияүгә чыкмый сазаган кыз ул. Ат чаклы зур, җен кебек усал. Г.Гобәй. Әйе, ярый-ярый, Мәймүнә үк булмаса, кайсы да бата, болай сазап картаю яхшы түгел бит инде, кешедән оят, билләһи! Ф.Яхин

Сазап бару Әкренләп сазау. Сазап бара торган улларының башлы-күзле булуына ата-ана бик куанды. Д.Каюмова

Сазап калу Сазаган хәлдә булу. Чыннан да, аның белән бер бүлмәдә көн итүчеләрнең барысы да, яшьлек-үсмерлекләре сугыш елларына туры килгәнлектән, сазап калганнар шул. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә