САЗ II и. фар. шигъ. 1) Төрки халыкларда кыллы музыка уен коралларының гомуми атамасы (думбра, дутар, гуд, танбур һ.б.ш.). Дагстанлы карт һаман саз чалып утыра... Ш.Камал. Аның көрән статуэткасын (саз уйнап утырган гарәп хатыны иде шикелле) кайсыдыр дустыбызның туган көненә алып бардык. Г.Мөхәммәтшин. Тамгачы бәкнең акшарлаган кебек чырае, куе шәмәхәгә тартым чәчләре, яшькелт күзләре, саз уйнаучыныкы кебек нәфис бармаклары хыялый бер җан иясенекен хәтерләтә иде... А.Тимергалин

2) Шундый уен коралларының аерым бер төре

3) күч. Шагыйрь, музыкант кебек иҗат кешеләренең илһамы, иҗат дәрте, бик иҗат итәргә теләү халәте. И мөкаддәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз? Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә