САЗ I и. 1. 1) Урыны-урыны белән өстенә су чыгып торган, дым яратучан үсемлекләр белән капланган баткак җир. Торна сазын тикшерергә мелиораторлар килә дигәннәр иде, мөгаен, шулардыр. А.Гыйләҗев. [Нәзирә:] Кайдан бу тавыш? Саздан, мүк чыгара торган җирдән. Ю.Әминов

2) Артык сулану-юешләнү нәтиҗәсендә җебеп баткакка әйләнгән җир, аяк асты. Пычрак саз ерып йөгерәләр иде алар абыйлары артыннан. Р.Мөхәммәдиев. Урамдагы ләшпердек сазның өсте юка боз белән капланган. Г.Сабитов

3) күч. Торгынлыкка төшкән яки артта калган, яңалыкка каршы булган даирә, тормыш һ.б.ш. Сәлимов бөтен гомере буенча хатыннарны, вак, түбән мещан сазыннан чыга алмый, дип хурлаучы кешеләрдән иде. Г.Ибраһимов

2. с. мәгъ. к. сазлы. Кар астыннан яңа чыгып килә торган саз балчыкны балтырдан ерып, кышын түгелгән чүп өемнәрен актарабыз. Ш.Маннур. Саз вакытында да ул [Сиваш култыгы] бик үк юаш түгел. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә