САЖИН и. рус 1) Метрик система кертелгәнчегә кадәр кулланылган өч аршынга тигез озынлык үлчәү берәмлеге (2,13 м). Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре, тау-тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, ун-унбиш сажиннан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде. Ш.Камал. Кеше-кара күренмәгәч, эре-эре атлап, ике-өч сажин ераклыктагы зирек куакларына таба китте. А.Гыйләҗев. Ике йөз сажиннар ары кәҗә сукмагы бар. Г.Ахунов 2) Шул озынлыкка тигез махсус үлчәү коралы; өчпочмак. Җир бүлгәндә, печән өләшкәндә, шобага белән сажин таяклары да аның кулында. Г.Бәширов. Әле үзе үлчәп йөргән сажин таягы бүген дә исән, кичә барышында, аларның тормыш юлын сәхнәләштергәндә, әлеге хезмәт коралы да кулланылды. Ватаным Татарстан. Сажин тотып үлчәп йөрү 3) Нәрсәнең дә булса шул үлчәүгә салынган күләме (гадәттә саннар белән күрсәтелә). Ике квадрат сажин утын. Унбиш сажин җир |