САЕН бәйл. 1) Исемнәрдән һәм -ган формасыннан соң: кабатлануны белдерә. Һәм барган саен, каганга, аның бичәләренә, яраткан кол кызларына-кырнакларына бүләкләр алып барды. Н.Фәттах. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде, атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Ә.Еники

2) -ган формасыннан соң: бер эш-хәлнең дәвам итүе яки көчәюе нәтиҗәсендә икенче эш-хәлнең көчәюен, үсүен, интенсивлашуын белдерә. Югарыга күтәрелгән саен кечерәеп күренгән аксыл саргылт кояш яктысында, бер болытсыз чалт аяз күк йөзе астында иксез-чиксез дала җәелеп ятты. Н.Фәттах. Җыен көне якынайган саен, Газзәбануның күңелендәге кара шом да үскәннән-үсә барды. Г.Галиева

3) -ган формасыннан соң: кабатлап әйтелгән фигыльләр арасында килеп, дәвамлылык төсмере бирә. Юк, белмисез, яшьләр, Белмисез сез: Торган саен торасы килә... Х.Туфан. Бигрәк тә үзеннән соң талантлы яшьләрнең килүе аның кәефен боза, көнләшү чире азган саен аза, һәм ул, җае чыкса, теле белән булса да сине ваксыта иде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә