САЕГУ ф. 1) Сай I (1, 2 мәгъ.) булып калу, сайга әйләнү. Бу төбәктәге башка күлләр дә саекты, күбесе кибү алдында тора. А.Гыйләҗев. Авылда болыннар корыган, күлләр саеккан, бәрәңгеләрне коңгыз ашаган. Н.Гыйматдинова. Инеш саегу. Чишмә саегу. Тирән кое саегу 2) күч. Бик кимү, аз калу, бетүгә якынлашу (азык-төлек, эш, акча һ.б.ш. тур.). Бераз эшләр саеккач, көн саен кичләрен Бибиәсма аркау җеплек эрләде. Д.Каюмова. Запас саегу // Нәрсәнең дә булса эчендәге әйбере нык кимү, бетә язу (баз, бура, азык-төлек саклый торган сыешлык һ.б. тур.). Шәвәлине эчереп, Кесә төбе саекты. М.Саттаров. Нәсихка да, балаларга да киемнәр сатып ала башлагач, Галяның акча яньчеге бик тиз саекты. Ш.Алпар 3) күч. Зәгыйфьләнү, начарлану, кимү, бетү ягына бару (акыл, рухи сыйфат һ.б.ш. тур.). Күрәсең, нәкъ шушы мизгелдә актарылып чыгасы шатлык вакыт узу белән саеккан булгандыр инде. Р.Зәйдулла. – Хәтерең саега башлаган, карчык, – дип, Талип абзый көлеп куя. Н.Гыйматдинова. Тел байлыгы саегу Саега бару Торган саен ныграк саегу. – Нигә алай, Исхак? Елга елдан-ел саега бара, ә ташулар көчәя бара, дип сөйлиләр. А.Гыйләҗев. – Бик кәектең әле, энекәш, әллә утыз икегә кыстырырга саегып барамы эшләр? – дип, аны бер көнне Шәйхи карт дәшеп туктатты. М.Мәһдиев. Идел койган диңгез саега бара, Кешеләрнең хәтере шикелле. Р.Вәлиев Саега башлау Саегырга тотыну. Үз-үзен генә яратучы һәм мәхәббәтен кашыклап өләшүче эгоист ирләр күбәеп киткән җәмгыятьтә әхлак чишмәләре саега башлый. Р.Низами Саега төшү Тагын да саегу; бераз саегу. Бер-берсеннән бик зур вакыт аралыгында торулары сәбәпле (13 мең ел), кешелек дөньясы аларны оныта барган, һәр «йокыга талу» дәверендә, кешелек дөньясының акылы шактый саега төшеп, кешеләр ирешелгән бик күп казанышларын югалта, оныта торган булганнар. С.Шәмси Саегып бару к. саега бару. – Кызганыч, бүген авылыбызда да милли рух саегып бара, – дип ачынып сөйләде Туфан абый. Безнең гәҗит Саегып бетү Тәмам саегу. Елгалар саегып беткән. Кызыл таң. Диңгез урынына, авылга кайтып, саегып беткән елга суында коенып килдем. Ватаным Татарстан Саегып калу Кинәт саеккан хәлгә килү. Су буенда уйнашып йөргән бала-чага өчен дә кызыклы иде тып-тыныч диңгезнең шул рәвешле кинәт кенә саегып калуы. Р.Мөхәммәдиев. --- ул елны кояш апрель башларында ук кыздырырга тотынды, бөтен нәфрәтен туплап кыздырды ул: бөреләр шартлап ачылу белән саргаеп катты, үләннәр калкынып чыга алмады, елгалар кибеп саегып калды, җиргә яланаяк басарлык булмады. М.Кәбиров Саегып китү Соңгы вакытта саегу. Чишмәбаш мөгаллиме (исемен оныттым инде, бу елларны хәтерем саегып китте, рәхмәт төшкере) сер итеп кенә әйтеп җибәргән, ни дигән, Шәпкүлгә шушы арада тикшерүчеләр килә, --- дигән. Г.Мөхәммәтшин |