САДӘЛЕК и. кит. 1) Гадилек. [Тукай] тормышында садәлекне һәр нәрсәдән алда күрә торган кеше иде. Ф.Әмирхан

2) Эчкерсезлек, саф күңеллелек, табигыйлек. Газизәнең сөйкемле һәм җитди чыраенда, садәлек катыш чын кыланышында, кешенең күңелен үзенә тарту белән бергә, аны бер төрле хөрмәт иттерә торган бер хасият бар иде. Ш.Камал. Ләкин аның бөтен кыяфәтеннән бик саф күңелле кешеләргә генә хас садәлек, самимилек һәм, шуларның чагылышыдай, үзенә бер мөлаемлык бөркелеп тора. Ә.Еники. Кичәге сабырлык, садәлек аша зәһәр тамчылар биешә, табалмыйм тынгы, табалмыйм! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә