САДӘ с. фар. кит. 1) Бик гади, катлаулы булмаган. --- елмая-елмая яткан диңгез ягасында чүмәшкән килеш, үзенең садә генә ал күлмәге һәм башындагы күк яулыгы белән, ул [Газизә] түгәрәк кенә ләтыйфь бер гөл чәчәгенә охшый иде. Ш.Камал. Бактерияләрдә, аннары амёба кебек садә организмнарда ул [сиземләү сәләте] тагы да катлаулырак һәм зуррак үсешкә ирешкән. А.Тимергалин 2) Эчкерсез, самими, саф күңелле. Хәмит үзе дә, хатыны Сәгыйдә дә – бик гади, бик садә кешеләр. Ә.Еники. Ни бу? Садә бер дуслыкмы? Аннан да югарырак булган серле, сихерле, аңлаешсыз бер төшенчәме? С.Поварисов |