САДАКА и. гар. Мохтаҗ, ярлы кешеләргә ярдәм йөзеннән бирелә торган акча яки әйбер. Габбас мулла, садака-мазар бирергә кирәк булса дип, бер янчык көмеш акча әзерләде. Г.Ахунов. – Садака эләктерер өчен түгел инде, – диде ул, көлеп. – Чиркәү хорын тыңлый идем... Ә.Еники. Фитыр садакасы. Юл садакасы. Гүр садакасы. Зәкят садакасы // Нинди дә булса җәмәгать эшенә акчалата яки әйберләтә ярдәм, иганә. Мәчет салдырырга садака җыю |