САДАК и. 1) Җәя һәм уклар савыты. Миңа бер садак тулы ук бирсәң, шул җиткән. Н.Фәттах. Биктимер аның тунын салырга булышты, җәясен, садагын бер читкә алып куйды. Р.Зәйдулла

2) Укчының җәя һәм аның савытыннан, уклар һәм ук савытыннан торган корал комплекты. [Идегәй] Җирдә яткан садагын Иелеп алып бер киде. Дастан

3) диал. Укның бер төре. Садактан йөгерек ук булмас, атсаң, тимер кап чыдамас. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә