САДА и. гар. иск. кит. 1) Аваз, тавыш. Бу моңлы иптәшемнең күз карашы, Тагын да әллә нинди ят садасы Дигән төсле була: «Мондин күчик без, Канатлан син дә, сахрага очыйк без!» Г.Тукай. Венгрның садасы Хәтфәгә бер таныш сада кеби ишетелде. М.Акъегетзадә 2) Шәкертләр үзләре чыгарган яки, бүтән автор тарафыннан язылып, шәкертләр телендә йөргән җыр, декламация һ.б.ш. [Шәкертләр] яңа программалар сорап, садалар, марсельезалар әйтеп, мәдрәсә ташлап чыкканнар. Н.Исәнбәт. Шәкертләр садасы. Сада җырлау |