САГЫШЛЫ с. 1. 1) Сагышы, гаме булган, сагыш хисләре кичерүче. Бәлки, ул җырны сагышлы әсир үзе уйлап чыгарган булгандыр. Н.Дәүли. Димәк, сагышлы кеше – әйбәт кеше. Г.Гыйльманов 2) Сагыш катнаш, сагыш тулы (хисләр, уйлар тур.). Мин кайнар мәхәббәт хакында язмыйм шул. Мин күбрәк сагышлы, моңсу хис-тойгылар белән язам... Г.Гыйльманов. Канифә татлы да, сагышлы да уйларга чумды. Н.Көбәш 3) Сагыш эчендә үтә торган (вакыт, гомер һ.б. тур.). Сезнең алдагы гомерегез сагышлы булачак, диләр. Г.Гыйльманов. Син югалдың офык томанында, Гел сагышлы көннәр җиттеләр. Р.Вәлиев 4) Сагышны белдерә, сиздерә, күрсәтә торган (караш, тавыш һ.б. тур.). Диңгез-күл буйлары аның күңелендә мәңге яз булып, туктаусыз шаулаган дулкыннар булып, очар кошларның сагышлы авазлары булып сеңеп калган иде. Н.Фәттах. – Юк, анысы ук булмас, булмас, – диде күршем сагышлы тавыш белән. И.Салахов. Атның күзләре моңсу, сагышлы, ямансу иде. С.Поварисов 5) Сагыш барлыкка китерә торган. Бикбулат карт бу сагышлы йортта шуның белән эшен бетереп чыгып та китте. Г.Бәширов. Өметсезлек тулы сагышлы хат иде бу... А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. Сагыш белән. Таңчулпанның туган ягында да тыңлаганы бар сандугачлар моңын, тик болай сагышлы сайрамыйлар кебек иде. М.Хәбибуллин. Алай ук моңлы-зарлы булуын теләмәсәм дә, гел сагышлы чыга минем әсәрләр... Г.Гыйльманов |