САГЫШЛА’У ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса уйлау, кайгырту. Ләкин... Ләкин... Бәндә сагышлый – Ходай багышлый, мин авылга керә алмадым. М.Мәһдиев 2) Сагыш хисенә бирелү, моңлану. Шамил кияү шулай ышандыргач, Ананың да күңеле тынычлап, Кайгы шәлен салды йөрәгеннән, Йөрмәс булды юкка сагышлап. Ф.Яхин. Күзләрендә бәгырьләрне Үксетерлек моң тулы, Милләт язмышын сагышлап Сискәндергән шом тулы. Ш.Галиев Сагышлап йөрү Гел сагышлау, сагынып уйлау Сагышлап тору Сагыш хисенә бирелгән хәлдә булу |