САГЫШЛАНУ I ф. 1) Сагышка, төшенкелеккә бирелү, моңаю. Үзенеке буласын алдан ук белеп торганга ахрысы, беркайчан да ул Елдырым бәкнең Алтын-Бөртек кызын уйлап сагышланмады. Н.Фәттах. Шундый шат күңелле хатын иде ул, бер генә минутка да сагышланырга, моңаерга ирек бирмәде. А.Гыйләҗев

2) Сагышны белдерә, күрсәтә, сиздерә башлау, сагышлы (2 мәгъ.) төскә, кыяфәткә керү. Аның күзләре сагышланды, тавышы да кинәт йомшарып, бөтенләй моңсуланып китте. А.Шамов. Айсылу, Мәрьямнең сагышланып түбән караган ябык йөзенә күз салып, аның кәҗәсен сатарга уйлавының сәбәбен белергә тырышты. Г.Бәширов

Сагышлана башлау Сагышланырга тотыну. Газинур урман кисәргә киткәч, гөлләр ничектер ямансулый, сагышлана башлады. Г.Әпсәләмов

Сагышланып алу Беразга сагышлану. Моңланып, сагышланып та ала ул, яшь тә сыгып куя, көлеп тә җибәрә. Г.Гыйльманов. Туган мәктәбем тарихы битләренә бу саннар теркәлер көннәр җиткәндә, берникадәр уйланып та, сагышланып та алдым. Өмет

Сагышланып бетү Тәмам сагышлану

Сагышланып йөрү Гел сагышлы булу. Язмышын эзләп йөргән кеше генә шулай онытылып, сагышланып йөри ала. Г.Гыйльманов

Сагышланып китү Соңгы вакытта яки моментта сагышлану. Күзләре сагышланып китте җаныкаемның. Ф.Баттал

Сагышланып кую Кинәт кенә сагышка бирелү. Челтер-челтер итеп чишмә ага, Сагышланып куя күңелләр. Х.Касыйм

Сагышланып тору Гел, әледән-әле яки хәзерге моментта сагышлану. Авылга кайтырмын инде, дип сагышланып торганда, Хатирə каршында Хəмəтдин пəйда була инде, – очрамаган булса канə!.. М.Шаһимәрдәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә