САГЫШ и. 1) иск. Уй, фикер; уйлау, фикер йөртү, тәфәккер. Ишан сагышын сагышлап, Ишан рухына багышлап, Ашап-эчеп, күңел хушлап, Гулять иттем Урайкинда. Г.Кандалый 2) Кемне яки нәрсәне дә булса нык юксыну, сагыну аркасында туган борчылу катыш моңаю, эч пошу кебек ямансу хис. Кылганнарның сары йөзләрендә Сары сагыш, зәңгәр зар гына. Х.Туфан. «Менә нишләтә язмыш!» – дип уйлады ул, тирән бер сагыш һәм әрнү белән. Н.Фәттах. Ике-өч сәгатькә генә булса да, сагышларымнан аерылып торам. Г.Галиева |