САГЫНУЛЫ с. 1) Сагыну катнаш (хисләр тур.). [Ана белән кызы арасында] каты әрнүле шелтәләр белән бергә сагынулы мәхәббәт үпкәләре түгелде. Г.Ибраһимов. Сагынулы куаныч

2) Сагындыра, сагынып көтелә торган (вакыт, чор, вакыйга һ.б. тур.). Шундый сагынулы минутларның берсендә Гәрәй [истәлек актарып укый башлады]. А.Гыйләҗев. Сагынулы көннәр. Сагынулы бәйрәм

3) Сагынуны белдерә, күрсәтә, сиздерә торган. Мин юаныч табам күңелемә Сагынулы җылы хатыңнан. М.Хөсәен. Җиде яшемдә вакытта минем бөтен гомерем буена тирән бер авыр, сагынулы эз калдырган батрак улы Мөхәммәтҗан-Мокамай исемле бер иптәшем бар иде. Һ.Такташ. Сагынулы җыр. Сагынулы сәлам



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә