САГЫНУ II и. Сагыну хисе, сагыныч. Сагынуларны, сәламнәрне Җилгә бүләк итимме, Әллә фәкать йөрәгемдә, Йөрәк белән бергә шулай Җиргә-гүргә илтимме? Х.Туфан. Нургалинең безгә дигән хаты бик әйбәт язылган, ике сүзнең берендә Хафиз белән сине сагынуы турында яза. Г.Галиева. Вакыты җиткәч, ул үзенең мәхәббәте белән очраша, сагыш, сагыну, ялгызлык дигән дәрьяга чума. Ф.Әһлиуллина |