САГЫНУ I ф. 1) Кемне яки нәрсәне дә булса искә төшереп күрәсе килү, юксыну, аның янәшәсендә булырга теләү. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Ә.Еники. Нургалинең үзе уйнап жырлаганын шулкадәр сагынганнар күрәсең, аңа кушылырга берсе дә җөрьәт итмәде. Г.Галиева

2) Тансыклау, күңел теләү. Аның бик кызык бер гадәте бар: ул чиктән тыш арпа коймагын ярата, хәзер шуны сагына. М.Мәһдиев

Сагына башлау Сагынырга тотыну. Ноябрьгә керүгә, кышны сагына башлыйбыз. Ватаным Татарстан

Сагына төшү Тагын да ныграк сагыну

Сагынып бетү Бик нык сагыну. [Җизни:] – Үзең соң, үзең? Аена ничә керәсең?.. Әнә оныкларың сагынып беткән монда, – ди. Г.Бәширов. Сине озак көттек бит Һәм сагынып беттек бик. Мөҗәһит

Сагынып кую Кинәт, сирәк яки әледән-әле сагыну хисе кичерү. Ул Ырымбурга, туганнары янына кайтып киткән Көмеш түтәйне үзәкләре өзелеп сагынып куя. Г.Ахунов. «Юк, болар арасында йөрсәң, авырмас җирдән авырырсың», – дидем дә үзебезнең Аккош күле урманнарын сагынып куйдым. Г.Әпсәләмов

Сагынып тору Даимән, һәрвакыт яки хәзерге моментта сагыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә