САГЫНМАЛЫК и. Сагынганда карар өчен истәлек әйбере. Чирәм буйлап чишмә суына Өч кат бара идем көненә; Суга йөргән яшел көянтәмне Сагынмалык бирдем сеңлемә. Җыр. Син аңа ярарлык язу, шулай ук ярарлык сагынмалык җибәрергә боерсаң иде. Һ.Атласи