САГЫНДЫРУ ф. 1) Сагыну хисләре уяту. Нигә сагындыра ул авыл, һич башыма сыймый. Р.Зәйдулла. Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра Яшел хәтфә болын-тугайлар. М.Гобәйдуллин 2) з.-сыз Сагыну биләп алу, эч пошу. Бергә чакта беленми ул, Күк күгәрчен, сандугачым, Аерылгач сагындыра. Җыр. Зәңгәр күлләр кояшларда Күзләрне чагылдыра. Иң беренче сине күргән Чакларны сагындыра. В.Казыйханов. Чит илләрдә шунысы кыен: Сагындыра кич-иртә. Ш.Хисмәтов |