САГЫНДЫРГЫЧ с. Искә төшеп сагындыра торган. Бу тавышлар, бу моң, бу яңгыраш, бу аһәң – болар барысы да кечкенә генә бер кешенең кечкенә генә бер дөньясындагы күңел кылларын тирбәтеп, аны студент елларына алып киттеләр дә сагындыргыч хатирәләргә илтеп ташладылар. Җ.Юныс. Һәр усакта калган үткән көннән Сагындыргыч матур истәлек. М.Җәлил |