САГЫЗЛЫ с. 1) Сагызы (1, 2 мәгъ.) булган, сагыз бирә торган. Язлар җитә башласа, Кадриянең йөрәге яшь чаклардагы төсле җирси, ул, үзләреннән ерак та түгел урнашкан паркка барып, сагызлы тупыл бөреләре, каенга кунган сыерчыклар белән гәпләшеп йөри. А.Гыйләҗев. Аның сары сагызлы бөреләре коелган көннәрдә, бакчада парфюмерия фабрикасы күчеп килгән сыман була, бала вакытта без ул бөреләрдән ислемай ясап карый идек... М.Мәһдиев

2) Сагызланган, сагызга буялган. Бигрәк тә калын, сагызлы язгы йонны үтәр-үтмәс кайчылар белән кырку бик авырга килә иде, әле кайбер хайванкайларның йоны «купмаган» булып, ала-тилә итеп тә җибәрә идек... Татарстан яшьләре. Сагызлы кулны керосин белән юу

3) күч. Сыланып ябыша торган. Юл пычрак. Тарантас тәгәрмәчләренә уралган сагызлы балчыкның авырлыгы арта бара. К.Нәҗми. Авыз тирәсе майланган, колак тишекләренә шалкан чәчәрлек булган, ямаулы ыштан кигән сагызлы чәчле малаеның кулына кабартма кисәге тотып урамга чыкканына тап булган әти кеше болай гына, бәхете ташыганнан гына, әлеге сагызлы башка берне биреп ала. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә