САГЫЗЛА’У ф. Сагыз (1, 2 мәгъ.) сылау, йоктыру; нәрсәнең дә булса өстенә сагыз сылау. Сызгычны [скрипкәгә сызып] сызгырта торган хәйләне мин генә беләм дип йөри идем, аны син дә белеп алгансың икән! Син аны сагызлагансыңдыр әле? Ә.Фәйзи

Сагызлап алу Тиз арада сагызлау

Сагызлап кую Озакка сузмыйча сагызлау

Сагызлап чыгу Барысын да яки тулысынча сагызлау

Сагызлый төшү Тагын бераз сагызлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә