САГЫЗЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. сагызлау. Юкка чыккан малайлар мәдрәсәсе урынына Мөхәммәтҗан хаҗи сагызланып торган наратлардан 1907 елда буе 42, иңе 21 аршинлы мәктәп салып бирә. В.Имамов // Үзенә сагыз (1, 2 мәгъ.) буялу, сылану яки сеңү. Скрипканың да, сызгычның да кыллары бик нык сагызланды. Ә.Фәйзи. Агач бөреләре хуш ис аңкытып, сагызланып яшәрделәр. А.Расих. Нарат кискәндә пычкы сагызлану. Чүп утаганда кул сагызланып бетү 2) Сагызга (1, 2 мәгъ.) әверелү яки сагыз сыман хәлгә килү. Үләннең сүле һавада сагызлану 3) Сагыз (3 мәгъ.) утыру. Майлы чәчләре арасыннан тырпаеп торган, сагызланып каткан колагына пышылдап кына дәштем. А.Зәки 4) күч. Әрсезләнеп яки ялагайланып, яннан китмичә һаман бәйләнеп тору. Хөрмәт күрсәт – яраклашма, сагызланма. Н.Арсланов. Рәйхана кабат кыстау-сагызлануга урын калдырмаслык итеп әйтте. Р.Ишморатова Сагызлана бару Торган саен ныграк сагызлану. Карт тирәкләрне сырган бөреләр дә көннән-көн бүртә, сагызлана бара: тиздән, бәлки, нәни яфракларның очлары да күренә башлар. Ә.Еники Сагызлана башлау Сагызланырга тотыну. Сүс өмәсендә тана колак Хөснулла Хәбире бик сагызлана башлагач, Банат тегеңә киле сабы белән кундырган. И.Гази Сагызлана бирү Һаман сагызлану, сагызланудан туктамау. – Син кем соң? – Борис нидер хəтерлəргə телəп, маңгаен җыерды, булдыра алмады. – Ничек инде «кем?» – дип сагызлана бирде Əфган ветераны. М.Шаһимәрдәнов Сагызлана төшү Тагын да ныграк сагызлану; бераз сагызлану Сагызланып бетү Тәмам сагызлану Сагызланып йөрү Гел бәйләнеп, куштанлану Сагызланып тору Сагызланган хәлдә булу |