САГЫЗ и. 1) Ылыслы үсемлекләрдә исле, агып чыккач куера торган, ябышкак, үзле сыекча матдә; чәер. Кабаклары шешенке күзләре ачылмый гына Әскәрнең, такырлана башлаган киң маңгае өстәл лампасыннан төшкән саран яктылыкта җансыз балавыздай ялтырый, сәмих сагызы төсле куе төкереге ап-ак батист мендәргә тамган. А.Гыйләҗев. --- кояш нурында җылынган сары нарат бүрәнәләрдән җанга ятышлы сагыз исе килә, йорт эче бик тын иде. Г.Ахунов 2) Кайбер агач бөреләрендә, үләннәрдә була торган ябышкак, үзле сыекча, куе сүл. Агач бөресенең сагызы кулга ябышу. Билчән сагызы. Сөтлегән сагызы 3) Ылыслы үсемлекләрдән агып чыккан үзле сыекча матдәне яки каен тузын кайнатып ясалган һәм чәйнәү өчен кулланыла торган, җылыда йомшару үзлегенә ия масса. Зөләйхадан ярдәм һаман килгәләп тора икән, шуның өстенә җиңгәчәй, каен тузыннан сагыз кайнатып, хатын-кыз арасында саткалый икән. Ә.Еники. Шул арада берсе «чарт» итеп сагызын чартлата ---. М.Мәһдиев. – Үзебезгә күрә тырышабыз, – диде игезәк кызларын ике беләгенә алган Сәгыйдә җиңги, лач-лоч сагыз чәйнәп. А.Хәлим // Эластик нигезгә төрле тәмләткечләр кушып ясалган һәм чәйнәү өчен кулланыла торган кулинария әйбере. Кая, элек лифтёрларның телефоннары язып эленгән була торган иде. Язылган булган, тик саннар өстенә сагызмы, әллә нәрсә чәпәп куйганнар. М.Кәбиров. Кавын исле сагыз. Сагыздан куык өрү 4) Колак куышлыгында барлыкка килә торган көрәнсу сары, майлы куе матдә. Ишетүнең начарлануы колак тишегендә ябышучан матдә – колак сагызы җыелудан булырга мөмкин. Биология. Сагыз җыелып, колак томаланса, колакка тоз яки аш содасы эремәсе тамызалар. Ватаным Татарстан. Колакка сагыз утыру 5) күч. Әрсезләнеп яки ялагайланып, яннан китмичә бәйләнеп торучы. Нинди сагыз бу Мингаян түти, кунакка тын алырга да ирек бирми: бер алдына, биш артына төшә. С.Рафиков. Юлда очраган һәр Валя хатының була башласа... Бер сагыз ул. Л.Шафикова ◊ Сагыз булу к. нарат сагызы (чәере) булу. [Мәсәгутов] Туган якларын, татарларның ничек яшәүләрен, --- даладагы бакчаларда карбыз саклап яткан марҗа кызларының аңа сагыз булуларын бик кызык итеп кичләрен безгә сөйли торган иде. Ә.Еники. Шахтёр егет шундый итеп ялынды, бәйләнде, тәмам сагыз булды. М.Мәһдиев. Пелагея Николаевнасы да сагыз булды бит шул чакта. Р.Ишморатова |