САГЛАМ с. кит. 1) Сәламәт, сау, исән, таза. Саглам егет 2) Куәтле, көчле, ныклы. Камал паша хәрәкәте бу – төрек милләтчелегенең бүгенге иң саглам һәм иң самими хәрәкәте. Ф.Әмирхан. Саглам халык 3) Таза, нык, чыдам. Саглам карагайлар шартлап ярыла [суыктан]. Д.Фәтхи 4) күч. Ышанычлы, дөрес. Моны халык үзенең саглам зәвыгы белән сизми кала алмады. Ф.Әмирхан. Саглам фикерле |