САГАЮЛЫ с. Сак, сизгер; саклыкны белдерә торган. Шуннан соң ул тирә-ягына сагаюлы күз карашы ташлап алды да, Сафага таба иелә төшебрәк, ярым пышылдап сүзен дәвам итте: – Өйгә кайтыр өчен сиңа, якташкаем, бернинди паспорт та кирәкми. М.Галәү. Тукай урынында кала бирде, ләкин аның карашы да, тавышы да сагаюлы иде: – Мин әле бернәрсә дә төшенмәдем, – диде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә