САГАЮ II и. Саклык, сизгерлек, дикъкать. Ашыгып, елмаеп, шулай да эчке бер сагаю белән ул тәхет каршысына килеп тезләнде. Н.Фәттах. Сагаю да бар иде ул күз тирәнлегендә, тик сукыр мәхәббәт аны күрмәде, абайламады... А.Гыйләҗев. Ниндидер бер сынаумы, әллә сагаюмы, яшерен күзәтүче шикелле, безне рәсмирәк булырга, дистанция сакларга мәҗбүр итә иде. Ә.Еники. Хәзер инде аның тавышындагы корылык һәм сагаю беткән иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә