САГАЮ I ф. 1) Игътибарны арттыру, саклык-сизгерлек тойгысын көчәйтү. Яшь угланның сүзләре аларны сөенергә дә, сагаерга да мәҗбүр итте. Н.Фәттах. Тәүге сөю газапларын татып, Яшь йөрәкләр кайчак сагая. Р.Чурагулов. Күрдем сине кичә төшемдә: Җыерчыклар маңгай-битеңдә. Син көләсең миңа елмаеп, Уяндым мин куркып, сагаеп. И.Хөснетдинов 2) Сак булуны белдерә башлау (тавыш, чырай һ.б. тур.). [Фәтхи] уйларын бер урынга җыярга теләгән сыман, тагын җитдиләнде, тавышы да сагайды. Г.Бәширов. Аннары, тирә-ягындагы мохитне аңлагач, аның көлүе сагая, иреннәренә ирония чаткылары куна. Ф.Әһлиуллина Сагаеп калу Кинәт сагаю; берәр сәбәптән сагаю. Шул вакыйга уңае белән газетачылардан сагаеп калды ул [Ренат]! А.Гыйләҗев. Маһирә үзенә тигән агач кашыкны әйләндергәләп карый башлауга, чулпылар чыңлавын ишетеп, сагаеп калды. Г.Галиева Сагая калу к. сагаеп калу. Таңчулпаны аны китапханә ишеге янында каршы алды һәм, ир-канатының караңгы йөзен күреп, сагая калды. М.Хәбибуллин. Нурия аның шыпыртлап әйткән сүзеннән сагая калды. Г.Ахунов Сагая төшү Тагын бераз сагаю. Тимери, сагая төшеп, алга атлады. Г.Бәширов. Мин сагая төштем. Әллә инде минем тарафтан уйламаган җирдән берәр тупаслык яки этлек эшләнеп ташланганмы? В.Монасыйпов |