САГАЛА’У ф. Яшеренеп яки сиздермичә генә кемнең дә булса килеп чыкканын яки нәрсәнең дә булса барлыкка килгәнен көтү. Күпме генә яхшы күренмә син, Эт сагалый сине капкада. Х.Туфан. Сине, тәгин углан, җир өстендә адым саен үлем сагалый. Н.Фәттах // Тотып алу, һөҗүм итү, берәр нәрсә эшләтү һ.б.ш. максатлардан кемне яки нәрсәнедер күзәтү. Малай алда йөри, мин артыннан, Үзем йөрим, үзем сагалыйм: Минем атны суга-нитә калса, Тотып яңакларга чамалыйм... Һ.Такташ. Язын да, көзен дә сагалады, тездән кар ерып, кыш буе да урман эчен айкап йөрде, барыбер үтерә алмады... Н.Гыйматдинова

Сагалап йөрү Гел яки озак вакыт сагалау. Ярты ел акча җыйдым, бер ел сагалап йөрдем дә эләктердем мин моны [моторны]. М.Әмир. Мәликә, аның [тавыкның] кайда йомырка салганын белергә дип, берничә көн сагалап йөрде. А.Шамов

Сагалап тору Һәрвакыт яки озак вакыт сагалау. Адым саен аларны үлем сагалап торды. Н.Фәттах. Икенче көнне карда янында Җамал Исхакны сагалап торып, эттән алып эткә салды... А.Гыйләҗев

Сагалый килү Күптәннән һәм дәвамлы рәвештә сагалау. Аларны гел әллә нинди бәлаләр, куркынычлар сагалый килә: уй-сурәтләр кискенләшә, олы кешеләр, кулларын җәеп, балаларына ярдәмгә ташланалар. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә