САГА’ и. махс. 1) Аткы (таяклы, шакмаклы уенда – бәрә торган таяк, тәпәч; кузналы уенда – эрерәк, авыррак кузна). Малайлар, ике партиягә бүленеп, өй каршындагы тигезлектә шакмак уйныйлар. Бер як сага тондырганда, икенче як, күзләрен тасырайтып, уен кагыйдәләрен бозмыйлармы каһәрләр дип карап тора. И.Гази

2) Чүпрәктән тегелгән яки сыерның ябагасыннан әвәләп-укмаштырып ясалган кечкенә туп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә