САВЫТ-САБА җый. и. Азык-төлек салып саклау яки йөртү өчен хуҗалык кирәк-яраклары. Арбаларга бикәнең киез өйләре, кием-салымнары, савыт-сабалары, бөтен бер кышка җитәрлек азык-төлеге – барлык байлыгы, барлык кирәк-ярагы төялгән иде. Н.Фәттах. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Ә.Еники

Савыт-саба шалтырау Гаиләдә вак-төяк тавыш булгалау. Гаиләбез ишәйгән саен, өйдә бераз савыт-сабалар шалтырый башлады. В.Хәйдәрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә