САВЫТ и. 1) Түгелә-чәчелә торган һ.б.ш. нәрсәләрне салып саклау-йөртү сыешлыгы. Уртак савыттан кымыз эчкәч, ике арада үзеннән-үзе туганлык, якынлык барлыкка килде. Н.Фәттах. Соңгы вакытта аны гел чүп савытлары тирәсендә күрәләр иде, ул шуннан калдык икмәк кисәкләре, бәрәңге кабыклары алып кергән икән. Р.Зәйдулла. Кара савыты. Шикәр савыты. Су савыты. Көл савыты. Кершән савыты 2) Аш сала торган тәлинкәдән тирәнрәк табак. Мәрьямбикә өстәлдән ашны, савытларны җыйнап алды. Г.Ибраһимов. [Ят эт] Акбүзнең оясы янына килеп, савыттагы инде бозланып өлгергән ашны кимерде. Г.Гобәй. Биктимер савытларга буы чыгып торган шурба салды. Р.Зәйдулла 3) Берәр әйберне салып саклый торган тартма, тышча, футляр һ.б.ш. Казыктагы чөйгә ул иң элек ипләп кенә җәясен, аннары ук тулы авыр ук савытын элде. Н.Фәттах 4) сөйл. Кечкенә балаларны тустыру чүлмәге 5) тар. Кораллы бәрелешләр вакытында арка-күкрәкне җәрәхәтләнүдән саклау өчен, тоташ металлдан эшләнгән хәрби кием. Ак савытның якасы бар – җиңе юк, чын яхшының ачуы бар – үче юк. Мәкаль. Шаһ Тимердән бер батыр – Уң кул бие Ир Каплан, Кигәне көмеш ак савыт, Көн ярыктай балк итеп, Тугыз батман, тугыз теш Туң чукмарын кулга элеп, Ат сикертеп уртага, Мәйдан тотып туктады. Дастан. Моны белгәннән соң, ике мәргән шайланып яуга чыктылар. Савыт киеп атышырга чыктылар. Риваять. Батыр егет килә ат өстендә, Аты уйный авызын тартканда. Булат савыт кигән, сөңге тоткан, Ташны яра уклар атканда. Җыр 6) биол. Саранчалар семьялыгына кергән бөҗәкләрнең үзенчәлекле бүлентеләре белән туфрак аралашуыннан хасил булып, кышын күкәйләр өемен саклау өчен хезмәт итә торган махсус каты тышча; русчасы: кубышка ◊ Савыты тулмаган Тинтәк, юләр |