САВЫРЛЫ с. Савыр күне куеп эшләнгән (читек һ.б.ш. тур.). Савырлы читек урынына тупас итек киячәген уйлап, [Вахитның] йөрәге калтыранып китте. М.Гафури. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була... Ә.Фәйзи. Аягында савырлы кәҗүл читек. М.Галәү |