САВЫР I и. 1. 1) Атта: сыртның янбаш тирәсе, билдән алып койрыкка кадәр булган өлеш; бүлтәк. Алтын да ияр, штуф мендәр Акбүз атның йөри саурында. Җыр. Бүре Бадул сары бия янына килеп, аның савырын сыпырды. Г.Ахунов. Савыр ите // Кешедә: янбашның арткы өлеше, йомшак җир, арт сан. [Хатын], француз үкчәләрен тротуар ташларына бәрә-бәрә, тулы савырларын калтыратып, чайкала-чайкала китеп барды. К.Тинчурин. Остабикә дә, кондырлы кодача кебек, савырын сала да утыра, сала да утыра. Г.Ахунов

2) Атның шул урынындагы тиресеннән эшләнгән күн

2. с. мәгъ. Шул күннән тегелгән, эшләнгән; саурый. Гүлән-гүлән йөрешле, Гелән савыр итекле, Господалар муенлы, Муены тулы җелекле, Яшел камка янчыклы, Тальянский яулыклы (күркә). Табышмак. Савыр читек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә