САВЫМЧЫ и. Сыер савучы һәм аларны карау эшендә эшләүче. Ә-ә, бу синме әле? Саҗидә кызымы? Теге безнең савымчы кызларны елаткан Мәрьямме? Н.Гыйматдинова. «Юлия әле кайчакта сеңелләре Гөлсинә белән Рәсимәне дә ияртеп килә, барысы да савымчы булачаклар», – ди [Әфтәхетдин абый]. Р.Йосыпова |