САВЫМ I и. 1. 1) Бер савуда яки билгеле бер вакыт эчендә алына торган сөтнең күләме. Чөгендер күп бирелгәндә, сыерларның савымнары да арта. А.Расих. Саттар Хәбирәсе, кем әйтмешли, ике аягына берьюлы аксый башлады. Кулыннан эш төште. Савымы бермә-бер кимеде. М.Хәсәнов. Атналык савым. Савым графиклары 2) Саву эше. Чыннан да, берничә мәртәбә, балыкка баргач, сыер савучы кызларның төшке савымнан соң күлдә су коенганнарын камыш арасыннан качып кына карап торганы бар иде аның!.. А.Гыйләҗев. Сыерларны кичке савымга әзерләү 2. с. мәгъ. 1) Саудыра, сөт бирә торган (сыер, бия һ.б.ш. хайван тур.). Абышка үзе исән, мал-туарлы вакытында – ике савым дөя, бәрәннәре белән бергә унбишләп куй сарыгы бар вакытта – яхшы ата иде. Ч.Айтматов. Болар белән бергә куй, сыер көтүләре, колынлы савым бияләре кузгалды. Г.Ибраһимов 2) Саву (1 мәгъ.) өчен хезмәт итә торган, саугыч (1.). Шулвакыт савым аппаратын караучы механик – шулай ук безнең яшьтәш – Нурмөхәммәт килеп чыкты ---. М.Мәһдиев ◊ Савым сыер гади ирон. Шәхси мәнфәгатьләр өчен һәрвакыт һәм бернидән дә тартынмыйча файдаланган кеше көче яки матди байлык чыганагы. Оятсыз рәвештә аны файдаландылар ич! Уенчык итеп... Юк, савым сыеры урынына... Р.Зәйдулла. Торфтыр, тирестер, ашламадыр кайтаруга тоткан бөтен чыгымнарны чигергәч тә, елына ике мең тәңкә бирә торган савым сыер икән аның бакчакайгынасы! А.Тимергалин |